ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Миңнеханов агроферма эшчеләре яши торган барлык биналарны тикшерергә кушты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика агрофермаларының эшчеләре вакытлыча яшәү өчен кулланыла торган барлык биналарны тикшерергә кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика җитәкчесенә ТР Алабуга районының Малореченский бистәсендә булган янгын турында оператив рәвештә хәбәр иттеләр. Янгын турында хәбәр 2.54 сәгатьтә килеп ирешкән.

Фаҗига урынына килгән хезмәтләр терлекчелек комплексы эшчеләрен вакытлыча урнаштыру өчен каралган бина януын ачыклады. Йорт эчендә 39 кеше булган. Шулар арасыннан 33 эшче мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнә алган, 6 кеше һәлак булган. Зыян күрүчеләр бар.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ут 300 квадрат метрлы мәйданны биләп алган. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Рөстәм Миңнеханов тиешле хезмәтләргә Татарстанның барлык агрофермаларында эшчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен каралган биналарны тулысынча тикшерергә кушты.

Моннан тыш, республиканың Алабуга районы җитәкчелегенә зыян күрүчеләрне урнаштырырга ярдәм итү, шулай ук кирәкле медицина ярдәме күрсәтү йөкләнде, диде Лилия Галимова.