ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Актаныш районы башлыгы Үзәк чыршының утларын кабызуда катнашты

0

Актанышта яшәүчеләр өчен аеруча истәлекле булды - районның Үзәк чыршысы утларын кабызды. Тантаналы матур чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

«Фидакарь хезмәтегез өчен, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгәнегез өчен зур рәхмәт! Күңелләребез һәрвакытта ак булсын, саф булсын! Бу тормышта без кунак кына. Барыгызга да гаилә бәхете телим! Алдагы 2025 елда да бергәләп, егетләребезнең исән-сау кайтуын теләп, бер-беребезне хөрмәт итеп, балаларыбыз бәхетенә шатланып якты дөньяда яшәргә язсын! Яңа ел яңа бәхетләр, яңа шатлыклар алып килсен!» - диде ул Яңа 2025 ел белән котлап һәм райондашларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирүче Үзәк чыршы ачу тантанасы театральләштерелгән тамаша, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Сирина Исламова, Лилия Талипова, Айнур Гыйльманов кебек сәхнә йолдызларының җырлары, балалар ансамбльләре чыгышлары Чыршы ачу тантанасын аеруча күңелле итте.

Чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнүдә олысы-кечесе бик теләп катнашты. Аеруча әлеге күңелле чарада балалар куанды. Кыш бабайлы һәм Кар кызлы бәйрәмдә алар җырлап, биеп кенә калмадылар, ясалма таудан чана да шудылар, кар сыннары, төсле утлар белән бизәлгән рәсемнәр янында фотога төштеләр.

Чыршы яны гөрләп торды, беркем дә өшемәде, туңмады, сабыйлар попкорн кебек тәмлүшкәләр белән сыйландылар, өлкәннәр исә тәмле исләр бөркелеп торган шашлыктан авыз итте.