ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Россиядә 13 нче хезмәт хакын түләргә тәкъдим иттеләр

0

«Гадел Россия - дөреслек өчен» партиясе рәисе Сергей Миронов РФ премьер-министры Михаил Мишустин исеменә Хезмәт Кодексында эш бирүчеләрнең Яңа ел алдыннан 13 нче хезмәт хакын мәҗбүри түләү турындагы норманы беркетү тәкъдиме белән хат юллады. Бу хакта ТАСС яза.

«РФ Хезмәт Кодексына эш бирүчене агымдагы елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча хезмәткәрләргә унөченче хезмәт хакын түләргә мәҗбүр итә торган норма кертү турындагы әлеге тәкъдимне бәяләвегезне сорыйм», - диелә документта.

Миронов искә төшергәнчә, Хезмәт кодексы нормалары буенча эш бирүче оешма хезмәткәрләрен матди яктан бүләкләргә, шул исәптән 13 нче хезмәт хакын түләргә хокуклы. Һәр оешма хезмәткәрләрне бүләкләү турында карарны мөстәкыйль кабул итә. Аларның күбесе хезмәткәрләргә ел йомгаклары буенча 13 нче хезмәт хакын түләми, дип билгеләп үтте ул.

Партия Рәисе фикеренчә, бу чара хезмәткәрләрнең мотивациясен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, бу исә кадрлар кытлыгы чорында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга йогынты ясарга мөмкин. Шулай ук өстәмә акчалата бүләкләү Яңа ел бәйрәмнәрендә гаилә һәм балалар ялын оештыруда ярдәм итәчәк, бигрәк тә керемнәре аз булган гаиләләргә, диелә хатта.