ru24.pro
World News
Декабрь
2024

2025 елда беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк

0

2025 елда беренче эш атнасы нибары ике көн дәвам итәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бәйрәмнәр алдыннан шул хакта искәрттеләр.

Бу юлы яллар 11 көн дәвам итәчәк – шимбә, 28 декабрьдә эшләгәннән соң россиялеләр 8 гыйнварга кадәр ял итә.

«Эшкә пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда чыгарга туры киләчәк. 2025 елда Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш атнасы нибары ике көн дәвам итәчәк», - диелә ведомствоның телеграм-каналында.

Министрлыкта искәртүләренчә, эш булмаган бәйрәм көннәре хезмәткәрнең чираттагы ялына туры килсә, бу көннәр күчерелергә тиеш.