ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Илфар хәзрәт Хәсәнов: Без нәселдән үрнәк алырга тиеш

0

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.

«Гаилә тамырлары, ата ана, нәсел хәтере – кеше күңеле нигезе, әхлаксызлыктан прививка. Без – ата-ана, әби-бабай, нәсел дәвамчылары. Барысына да алардан өйрәнәбез, шуның ярдәмендә тормышыбызны корабыз. Кызганыч, күпләр бу хакта оныта. Без нәселдән үрнәк алырга тиеш», – диде Илфар хәзрәт.

Ул нәселнең иң яхшы якларын үзеңә алырга кирәклеген әйтте. «Яхшылыкны гына алырга тиешбез. Киләчәк буын да бездән яхшылыкны сеңдерергә тиеш. Хәзер нәселдән фатир, йортлар, акча күчә, кешеләр үзләрен шуның белән бәхетле дип уйлый. Ләкин бәхет анда түгел. Бәхет ул – Аллаһка ышану, рухи чисталык, үзара ярдәмләшү, батырлык. Балаларга без шуны тапшырырга тиеш», – диде Илфар Хәсәнов.