ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Метшин район башлыкларына Казанда яшеренү урыннарын тәртипкә китерергә кушты

0

Илсур Метшин Казандагы яшеренү урыннарында «тулы тәртип» урнаштырырга боерды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэры һөҗүм нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча оператив штабы утырышында әйтте.

«Без шәһәрнең һәм һәр торак йортның иминлеге сагында булырга тиеш. Мин район администрацияләре башлыкларына идарәче компанияләр белән бергә тиз арада шушы эшне башкарырга боерам. Һәр йорт үз йорты буенча өлкән кешесен (страший) белергә тиеш. Хәбәр бирү системасы, иң мөһиме мондый очракларда кешеләрнең юнәлеше төгәл эшләргә тиеш. Һәр кеше яшеренү урынының ничә кешелек икәнен, кемнең кайсы яшеренү урынына баруын, ачкычның кемдә икәнен, нинди үзара алмашыну икәнен белергә тиеш – һәм бу район администрацияләренең һәм идарәче компанияләрнең эше. Рөстәм Гыйльфанович (Казан башкарма комитеты җитәкчесе – ТИ редакциясе искәрмәсе), бу көндәлек штабны җитәкли. Тулы тәртип урнаштырырга кирәк. Тынычлыкта яшисегез килсә – төрле хәлләргә әзер булыгыз. Якын арада хаталарны төзәтергә тырышабыз», – диде шәһәр башлыгы.

Шулай ук Метшин Казан халкына җәмәгать транспортында һәм шәһәрнең социаль объектларында уяу булырга кушты. «Халык аңламаса, без шәһәребезенең иминлек мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз. Бөтен җирдә уяулык кирәк», – дип искәртте ул.