ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Теләче районы Казаклар авылы хәрбие балалар бакчасына уенчыклар бүләк иткән

0

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Теләче районы Казаклар авылы егете Азат Гыйльметдинов Олы Кибәхуҗада урнашкан «Шатлык» балалар бакчасына уенчыклар бүләк иткән. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Азат яраланып, Мәскәү госпиталендә дәвалана. Яраланганчы ук бу хыялын әниләренә әйткән булган, ә Азатның әти-әнисе, сеңлесе Гөлшат Азатның теләген үтәде. Балалар уенчыкларны бик яраттылар. Балаларның самими, ихлас елмаюлары, сөенечләре Азатка тизрәк савыгырга ярдәм итсен. Ә без бакча коллективы, әти-әниләр, балалар Азатка, аның әти- әниләренә бик зур рәхмәт әйтәбез. Исән- сау савыгып Азатның безнең арага кайтуын теләп калабыз!» – дип хәбәр иттеләр әлеге балалар бакчасыннан.