ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Тукай районы Яңа бистәсендә хәрбиләрнең 300 баласы өчен бәйрәм оештырылды

0

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 300 баласы өчен Тукай районы Яңа бистәсендә бәйрәм оештырылды. Үзәк чыршы янындагы мәйданчыкта күңелле уеннар әзерләнгән иде. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Балаларны бәйрәм белән шәхсән котларга һәм бүләкләр тапшырырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Алар балаларны җылы сәламләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

«Бүген без әтиләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән балаларны котлыйбыз. Балалар өчен Тукай районының Яңа бистәсендә чыршы янында конкурслар һәм ярышлар белән матур итеп Яңа ел тамашасы оештырылды», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

Әкият геройлары балалар белән бергә барлык күңел ачуларда да актив катнашты: алар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, хәрәкәтчән уеннарда катнашты. Моннан тыш, Боерган авылыннан Фаил абый Хөснетдинов балаларны җигүле ат арбасында бәйрәм мәйданчыгы буйлап йөртте.

Тукай районы буенча тхэквондо Федерациясеннән Рөстәм Ибәтуллин һәм Тукай районы мөхтәсибәте вәкилләре барысы өчен дә тәмле пылау әзерләде. Балалар кайнар чәй һәм тәмле пылау белән сыйланды.