«Голос» финалисты Сәет Галиуллин: Әнием - талантлы җырчы, әтием - батыр егет
Галиуллиннар гаиләсе күп балалы гаилә булуның гаҗәеп икәнлеген әйтеп һәркемгә тәвәккәлләргә киңәш итте. Сүз «Голос. Дети» тапшыруында тамашачы мәхәббәтен яулап, икенче урын алган 12 яшьлек Сәет Галиуллин гаиләсе турында бара.
«ТНВ-Яңа гасыр» телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонга килгән Галиуллиннарның музыкаль гаиләсе тапшыруда гаилә серләре белән уртаклашты.
«Минем әнием бик талантлы җырчы, әтием батыр егет», диде Сәет Галиуллин студиядә. Гаилә башлыгы Айрат Галиуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли һәм улларын да үзе белән эшләргә өйрәтә.
Сәетнең әнисе, «Батыр егетләр» ансамбле җитәкчесе Эльвира Сәлахова үз гаиләсе өчен әти-әнисе гаиләсен үрнәк итеп алуын әйтә. Гаиләнең нигезе, аны ныгытып торучы көчнең ярату булуын ассызыклый.
Сәет, абыйсы Әмир һәм әниләре Эльвира Сәлахова студиядә тамашачыга җыр бүләк итте.
- ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон бара. Ул бүген көн дәвамында барачак.