ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Татарстанда бозлавык һәм буран көтелә

0

Якшәмбе, 22 декабрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Төнлә һәм көндез бозлавык фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр.

Моннан тыш, республикада буран фаразлана, ул вакытта күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин, ә томан күз күремен 500 метрга һәм аннан да азракка начарайта.

Шулай ук көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.