ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин Чаллыда яшәүче 8 яшьлек баланың хыялын чынга ашырды – малай чын танкка утырып йөрде

0

7 яшьлек Владимир Акимов «Теләкләр чыршысы» акциясе ярдәмендә хыялын чынга ашырды - чын танкка утырып йөрде. Аның теләген Россия Президенты Владимир Путин үтәде, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

I сыйныф укучысы төрле олимпиадаларда һәм шәһәр чараларында актив катнаша. Ул бик кызыксынучан: тапкырлый, тизлеккә укый һәм «тамыр алуның» нәрсә аңлатканын белә. «Гомумән алганда, аның математик сәләте бик көчле», - диде малайның әнисе Ксения Акимова.

Шул ук вакытта, яшь талант бала булып кала, могҗизаларга һәм Кыш бабайга ышана.

Улына Президентка мөрәҗәгать итәргә әнисе тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, ул инде берничә ел һәр туган көнендә танкта йөрергә хыяллана, машиналарның барлык модификацияләрен һәм аларның төрле конструкцияләрен белә.

«Әмма улыбызны бик яратсак та, аның хыялын чынга ашыра алмадык. Һәм менә аның чираттагы туган көнендә, 13 ноябрьдә, мин берничә ел элек бер әнинең Владимир Владимирович Путиннан улын танкка утыртып йөрергә соравын искә төшердем. Малайның мөрәҗәгатеннән соң әти-әнисе белән Мәскәүгә чакырдылар, аңа танкист формасы тектеләр һәм парад вакытында чын танкта йөрттеләр», - диде Ксения Акимова.

Электрон хат җибәргәннән соң берничә көн үткәч, Чаллыда яшәүче гаиләгә Екатеринбург хәрби округыннан шалтыраталар. Хәрби округ башлыгы Акимовларга Казанга килергә тәкъдим итә, ә берничә көннән соң танк училищесына чакыру алалар.

«Барысын да ташлап, юлга чыктык. Бик җылы каршы алдылар. Баланы Т-80 танкында йөрттеләр, аннары ату урынына бардык, улымны БТРга утырттылар һәм кече, зур калибрлы коралдан атып карарга рөхсәт иттеләр», - дип искә алды Владимирның әнисе.

Хыялы чынга ашкан малай маҗаралары турында сыйныфташларына сөйләгән һәм сәфәрдә төшкән фотоларын күрсәткән.