ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Миңнеханов Түбән Кама ТЭЦында энергетик казан агрегатларын эшләтеп җибәрүдә катнашты

0

Бүген Түбән Кама ТЭЦында катнаш ягулыкта эшли торган энергетик казан агрегатларын эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында катнашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аерым алганда, Татарстан Рәисе Түбән Кама ТЭЦ территориясендәге берничә объект белән танышты. Аңа шулай ук агымдагы вәзгыять һәм үсеш планнары турында сөйләделәр.

Катнаш ягулыкта эшләүче энергетик казан агрегатлары - Россия өчен энергетика өлкәсендә уникаль проект, дип ассызыкланды.

Россиядә беренче тапкыр Түбән Кама ТЭЦында «ТАНЕКО» комплексыннан калган нефть эшкәртү продуктлары файдалы продуктлар алу өчен кулланылачак. Бу, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметеп, чимал ресурсларын максималь нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә.

Түбән Кама ТЭЦын реконструкцияләү проектының төп активлары энергия ягулыгы әзерләү системалары һәм газ чистарту җайланмаларының соңгы буыны булды. Экология өлкәсендә инновацион технологик хәл ителешләргә инвестицияләр 6 млрд сумга якын тәшкил итә.

Энергосистемадан чыгарыла торган табигый газ Түбән Кама сәнәгать үзәге һәм Түбән Кама шәһәре ихтыяҗларына китәчәк.

Түбән Кама ТЭЦын модернизацияләү энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм илнең энергияне сак тотуын үстерү илкүләм программасына туры килә. Проект РФ Хөкүмәтенең энергетикада экологик чиста технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган.