Путин дөнья лидерларыннан кайсысы белән бер чынаяк чәй эчәргә теләве турында әйтте
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүгенге яки элеккеге дөнья лидерларыннан кайсысы белән бер чынаяк чәй эчәргә теләве турында әйтте. Бу хакта ул туры элемтә барышында җавап бирде.
Путин ФРГның элеккеге канцлеры Гельмут Коль, Франциянең экс-президенты Жак Ширак һәм Италиянең элекке Премьер-министры Сильвио Берлусконины искә төшерде.
«Иң элек, туганнарым һәм якыннарым белән чәй эчеп, сөйләшеп утырыр идем. Дөнья лидерларын әйтсәк, Германия канцлеры Гельмут Коль кызык кеше иде. Күп кенә сөйләшүләр минем өчен файдалы булды. Франциянең элекке президенты Жак Ширак һәм Италия сәясәтчесе Сильвио Берлускони да кызыклы әңгәмәләшләр иде», – дип уртаклашты Путин.
Хәзерге лидерлардан Россия башлыгы Кытай, Һиндстан һәм башка илләрнең лидерлары белән җылы мөгамәләдә булуын билгеләп узды.