ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Путин: Махсус операция хәрбиләре геройларча эш итә

0

Россия хәрбиләре, махсус операция бурычларын үтәгәндә, геройларча эш итә һәм Россия Кораллы көчләренең мөмкинлекләре арта. Бу хакта туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Без махсус операция башында билгеләнгән беренчел бурычларыбызны хәл итүгә таба барабыз. Егетләргә килгәндә исә, алар геройларча эш итә. Бу хакта гел әйтәм һәм кабатлап торачакмын, чөнки моның өчен бөтен нигез дә бар», – диде дәүләт башлыгы.

Путин сүзләренчә, хәзер Тын океан флотының диңгез пехотасының 155 нче аерым гвардия бригадасы Курск өлкәсендә сугыша, «дошманны безнең территориядән бәреп чыгара». Моннан тыш, анда Кара диңгез флотының 810 нчы диңгез пехотасы бригадасы, Хәрби һава гаскәрләренең 76 нчы һәм 106 нчы дивизияләре, төньяк хәрби округының мотопехотасы сугыша, дип санап китте ул.

«Барысы да геройларча сугыша. Менә хәзер дә алар сугыш алып бара. Аларга уңышлар, җиңү һәм өйләренә әйләнеп кайтуны телик», – диде Россия Президенты.

Туры элемтәгә дәүләт башлыгы Тын океан флотының диңгез пехотасының 155 нче аерым гвардия бригадасы бүләген – хәрби байракның күчермәсен алып килде.