ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Путин – «Татар-информ»га: Казан – Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе

0

Казан – Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Татар-информ»ның БРИКС саммиты турындагы соравына җавап биргәндә әйтте.

«Сез, Мәскәүдә төрле илләрдән бу кадәр лидерлар җыелганы юк иде, дидегез. Сез хаклы, ә Казанда җыелды. Казанга мондый мөмкинлек өчен рәхмәт», – диде Путин.

Аның сүзләренчә, Казан үз үсешендә гаҗәеп зур ыргылыш ясаган. «Бу арттырып әйтелгән сүзләр түгел, Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе. Без Мәскәү белән горурланабыз – дөньяның иң эре һәм яхшы мегаполисларының берсе. Казан да актив һәм тиз үсеш ала. Хәтерлим, Минтимер Шәрипович (Шәймиев) белән карап йөргәнне: Казан читендә чып-чын землянкага кергән идек. Кешеләр землянкада яшәде», – дип искә алды Президент.

«Әмма татарларга һәм аларның мәдәниятенә тиешле бәя бирергә кирәк: чиста итеп җыештырылган, өстәлдә тәмле чәк-чәк һәм башкалар. Казан үсә, искиткеч шәһәр. Метро да бар. Ул чакта Минтимер Шәрипович белән, метро кирәклеге турында сөйләштек һәм башкарып та чыктык. Яңа җитәкче Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) эстафетаны үз кулына алып, бик нәтиҗәле эшли», – диде Путин.

Ул Казанда һәм Татарстанда халык бик талантлы булуын, төрле милләт кешеләре тынычлыкта, татулыкта яшәп, бер-берсенең традицияләрен хөрмәт итеп, дини бәйрәмнәргә кунакка йөрешүләрен дә билгеләп үтте. «Сездә бу юнәлештә эш бик яхшы бара», – дип белдерде Президент.