ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Мәскәүдә «Акыл фабрикасы» мәктәбе узачак

0

21 декабрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы, Мәскәү татарлары автономиясе һәм Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы ярдәмендә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Акыл фабрикасы» белем бирү-гамәли мәктәбен үткәрәчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

«Акыл фабрикасы» – яңа белемнәр алуга һәм үзеңнең уникаль проектыңны булдыруга юнәлдерелгән проект. Программага лекторий, дискуссия, мастер-класслар һәм ворк-шоп керә. Бу Мәскәүнең актив яшьләре белән танышу, борчыган мәсьәләләр турында фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек булачак.

Белем бирү программасы белән беррәттән, мини-күргәзмә һәм татар дизайнерлары эшләрен сату да планлаштырыла.

Программа ахырында татарча стендап була, монда һәркем катнашырга гариза бирә һәм үзен стендапер буларак сынап карый ала.