ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Мөслим районы мәдәният йортында Гаилә елын ябуга багышланган тантаналы кичә булды

0

Мөслим районы мәдәният йортында Гаилә елын ябуга багышланган тантаналы кичә узды. Иң элек җирлегебездә яшәүче матур үрнәк гаиләләр сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Гөлназ Җәлилова яза.

Гаиләләргә, залдагыларга җылы теләкләрен район башлыгы Альберт Хуҗин җиткерде. Бу гаиләләргә Рәхмәт хатлары, тәмле күчтәнәчләр тапшырылды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшләре, әти-әниләре, якыннары да бәйрәмнең кадерле кунаклары булды. Бәйрәм чарасы иҗади гаиләләрнең чыгышлары, төрле милләт вәкилләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.

«Татарстан – безнең йортыбыз» этномәдәни фестивалендә катнашкан райондашларыбыз да бу көнне сәхнәгә күтәрелде, диелгән хәбәрдә.