Казанда БРИКС халыклары гимнын тәкъдим итәчәкләр
Казанда «БРИКС халыклары тормышны сайлый» программасы кысаларында берләшмә илләренең иҗади яшьләре тарафыннан булдырылган БРИКС халыклары гимнын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, В.Г. Тимирясов исемендәге КИУ ректоры Асия Тимирясова Иҗтимагый палатасы утырышында хәбәр итте.
«Бу көннәрдә безнең университет «БРИКС. Традицияләр дөньясы» Төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра торган «БРИКС халыклары тормышны сайлый» халыкара һәм төбәкара социаль-мәдәни программасының финал этабын кабул итәргә әзерләнә», – дип сөйләде ул.
Асия Тимирясова сүзләренчә, ике көн эчендә Россия һәм чит ил кунаклары катнашында 10га якын чара узачак. Шул исәптән, Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябов, Россия хезмәттәшлеге вәкилләре, БРИКС илләренең Россиядәге вәкаләтле вәкилләре катнашуы планлаштырыла.
«БРИКС яшьләре көне» фестивале, түгәрәк өстәлләр, хәйрия күргәзмәсе, тематик белем бирү киңлеген ачу һәм БРИКС халыкларының яшьләр гимнын тәкъдим итү – болар һәм башка чаралар октябрьдә Казанда узган Саммитның дәвамы булачак», – диде спикер.
Казанда программаның төп чаралары 18 һәм 19 декабрьдә уза.
16 нчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Анда 35 дәүләт делегациясе катнашты, шул исәптән 24 делегацияне беренче затлар җитәкләде.