ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Җитәкче булырга хыялланучы егет Теләче районы башлыгының эш көне белән танышты

0

Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин район укучылары арасында “Мин район башлыгы булсам” дип исемләнгән бәйге игълан иткән. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте секретаре Эльмира Котдусова хәбәр итә.

Комиссиягә якынча 20 эш килде. Мәктәпләрдән берәр генә түгел, берничә укучы да, команда булып та үзләрен сынап караучылар бар иде. Бәйгенең шарты буенча «мин район башлыгы булсам ниләр эшләр идем» дигән сорауны үз алдыңа куеп, фикер, уйларыңны видеога төшереп җибәрергә кирәк иде.

Район башлыгы шәхсән үзе һәрбер укучының эше белән танышырга вакыт тапты. Комиссия белән уртак фикергә килү нәтиҗәсендә Әлеге бәйгенең җиңүчесе Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Илфар Галимов дип танылды. Илфарны район башлыгы эш көненең бер өлеше белән таныштыру өчен үз кабинетына чакырды.

Фото: © Айрат Фатхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Иртәнге сәгать 7дә район башлыгы эш кабинетында иде. Ул Илфарны үз янына утыртып атналык эш планы белән таныштырды. Депутатларның ничек сайланганын аңлатты. Киңәшмә тәмамлангач район башлыгы эш документлары белән эшләде һәм почтага килгән хатлар белән танышты.

Киләчәктә җитәкче урыннарда эшләргә теләгән егетнең район башлыгының моның кадәр эшне башкаруына һәм үзе белән дә әңгәмә корырга вакыт тапканына бер тын аптырап карап та утырды. Сорау, гозерләр белән керүчеләр дә күп булды. Аннары Айрат Фатхуллин коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. Алар коррупциягә каршы көрәш юнәлеше буенча мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республикүләм иҗади конкурсларның район этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Фото: © Айрат Фатхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бу көнне район башлыгы бәйгедә катнашкан укучылар белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә корды. Аларның фикерләрен һәм уйларын тыңлады. Бәйгедә катнашканнары өчен рәхмәтен җиткерде. Рәсми булмаган очрашуда укучылар ачылып сөйләште, үзләрен иркен тотып мөмкинлектән чыгып зар, гозерләрен дә җиткерделәр.

Бәйгенең төп җиңүчесе район башлыгының эш көненең бер өлеше белән танышкан Илфарга Мактау грамотасы, истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук аның күкрәгенә Айрат Фатхуллин җитәкчеләр тагып йөри торган, район значогын да такты.

Видео Айрат Фатхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.