ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Мөхәммәтшин Мәскәүдә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре турында фикер алышты

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Анда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара Мәскәүдә узды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Федераль Җыен рәисе Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь хуҗалык системасы эшенә һәм калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә багышланган.

Бу өлкәдә проблемаларны «чүп реформасы» бетерер дип көтелгән иде — каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төгәл система булдырылачак. «Әмма эштә барысы да тоткарланды. Йөзләрчә миллиард сум керем алучы төбәк операторлары беркемгә дә хисап бирми булып чыкты», - диде ул.

Матвиенко мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Россиядә 172 мең контейнер мәйданчыгы, ярты миллионга якын контейнер һәм 1,5 мең берәмлектән артык махсус техника җитми. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында проблемаларны хәл итүдә, шул исәптән төзелеш калдыклары, санкцияләнмәгән чүплекләр белән эш итүдә һәм төбәкләрне кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүдә ярдәм итәргә тиешле проектлар карала.

Федерация Советы Рәисе белдергәнчә, бу өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итүдә төбәк Закон чыгару җыеннары вәкилләре актив катнашырга тиеш. Аларга законнарга мөмкин булган төзәтмәләргә карата үз тәкъдимнәрен кертергә кирәк.

«Сез җирдә эшлисез, сез көн саен гражданнар белән очрашасыз һәм сез моны үз төбәкләрегездә башкаларга караганда аеруча кискен сизәсез», — дип белдерде Матвиенко.

2023 елда Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына җитештерү һәм куллану калдыклары турында Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон инициативасын җибәрде. Проект төзелеш калдыклары белән эш итүгә, яшеллекне карап тоту процессында барлыкка килә торган калдыкларны утильләштерүгә, контейнер мәйданчыкларын карап тоту мәсьәләләренә кагыла.

Инициатива закон проектларын эшләү өчен нигез булды. Аларның берсе Дәүләт Думасына кертелгән инде — ул каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннарын (мәйданчыкларын) булдыруны һәм карап тотуны хокукый яктан җайга салуга кагыла.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләре турында да фикер алышты.

«Россия Президенты бу өлкәдә тәртип урнаштырырга кушты. Моның өчен «Трмыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проект кысаларында «Ккоммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты гамәлгә ашырылачак. 2030 елга кадәр аны финанслауның гомуми күләме 4,5 трлн сум тирәсе тәшкил итәчәк. Моңарчы күрелмәгән акча. Бу тема төбәк хакимиятләре өчен беренче урында булырга тиеш. Җылылык, ут, су, барысы да мегаполиста да, иң кечкенә бистәдә дә өзеклекләрсез эшләргә тиеш», — диде Валентина Матвиенко.