ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Кайбычта «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия концерты булды

0

Кайбычта «Игелек кыл» акциясе кысаларында «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Алгы рәтләрдә сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар һәм аларның әниләре урын алды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова хәбәр итә.

«Ел саен декабрь аенда физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче әниләр белән очрашу күркәм традициягә әверелде. Әлеге хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә: сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә үз өлешләрен керткән артистларга, оештыручыларга, иганәчеләргә һәм район халкына рәхмәт», — диде чарада катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Ул инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә кирәк-ярак алу өчен һәм акчалата сертификатлар тапшырды. Килә алмаучыларныкы авыл җирлекләре башлыкларына бирелде.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Бөтенроссия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Альбина Сабитова, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш администраторы, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова да аерым гаиләләргә бүләкләр тапшырды.

Хәйрия концертына битараф калмыйча, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек хисләрен югалтмыйча, ярдәм кулын сузган иганәчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Хәйрия концерты башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова инициативасы белән алтынчы ел рәттән үткәрелде. Анда татар эстрадасының танылган артистлары Асылъяр, баянчы Динар Бәдретдинов, Рафаэль Латыйпов, Нурзадә, Резедә Төхвәтуллина, Алиса Мамина, «Милаи» дуэты, «Кавказстайл» ансамбле катнашты. КонцертныТатарстанның атказанган артистлары Динә Латыйпова һәм Азат Зарипов алып барды.