ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Кама мэры Рамил Муллин махсус операциядә катнашучыларга акча һәм генератор тапшырды

0

Түбән Кама районы мэры Рамил Муллин «Геройларга Яңа ел бүләкләре» акциясен игълан итте. Ул шәһәр халкын гуманитар ярдәм җыюга кушылырга чакырды, аны 21 декабрьдә махсус операция зонасына озатачаклар.

Түбән Кама волонтерлары шәһәрнең актив кешеләре хакында сөйләде, чөнки нәкъ менә алар солдатларны кирәкле әйберләр (маскировка челтәрләре, мичләр, кием-салым, дарулар, азык-төлек, техника, инвалид коляскалары һәм култык таяклары, мендәрләр һ.б.) белән тәэмин итә.

Шәһәр халкы боларның барысын да гуманитар ярдәм җыю пунктына (Химиклар урамы, 72Б) алып килә. Түбән Кама мэры үзе дә читтә калмады: кичә ул генератор һәм акча тапшырды.

«Без бүген журналны карадык, инде 1700нче комплектны алганнар. Моңа без шефлыкка алган частьләргә максатчан рәвештә җибәрә торган ярдәм кермәгән. Шуңа күрә Түбән Камада яшәүче һәркемне әлеге акциядә катнашырга чакырам, безгә бергә булырга кирәк. Әгәр мондый акцияләрдә бергәләп катнашсак, җиңү тизрәк киләчәк. Һәм егетләребез дә тизрәк әйләнеп кайтачак», - диде Рамил Муллин.

Акциядә катнашучылар арасында 24нче балалар бакчасы коллективы да бар иде.

«Безнең балалар солдатларга хатлар язды, рәсемнәр ясады. Бу эштә төрле төркемнәр катнашты. Шулай ук хезмәткәрләр арасында акча җыйдык», - диде Роза Рәхимҗанова.

«Солдатлар өчен нибары бер көн эчендә 4500 сум акча җыйдык. Шулай ук волонтерлар инициативасы белән «Юмарт сишәмбе», «Сәдака» һ.б. акцияләр барлыкка килде. Активистлар арсеналында коры душ, маскировка челтәрләре, беләзекләр әзерләү буенча төрле мастер-класслар да бар», - дип искәртте 24нче балалар бакчасының административ-хуҗалык бүлеге башлыгы урынбасары Алия Сәгъдәтшина.

«Яңа ел алдыннан халык аеруча активлашты. Мәктәпләр, балалар бакчалары, оешмалардан киләләр. Хәрбиләргә шул рәвешле ярдәм күрсәтүебез куандыра. Аларга хәзерге вакытта бер дә җиңел түгел: сугышчан бурыч үтиләр, без исә аларның ышанычлы тылы», - дип белдерде 6, 7, 8нче микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Яңа ел конвоен махсус операция зонасына киләсе атнада, 21 декабрьдә озатачаклар. Волонтерлар Түбән Камада яшәүчеләрне читтә калмаска һәм җылы әйберләр (оекбаш, термокием, бүрек, перчатка) алып килергә чакыра.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.