ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Ркаил Зәйдулла Казахстан Язучылар берлегенең 90 еллыгына багышланган тантанада катнашты

0

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Казахстан Язучылар берлегенең 90 еллык юбилеена багышланган тантанада катнашты. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Язучылар берлеге

«Быел Казахстан Язучылар берлегенә нигез салынуга 90 ел тулды. Шул уңайдан Алматыда төрле илләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы чаралар уза. Юбилей тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты һәм казакъ каләмдәшләрне котлап чыгыш ясады», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.