ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Чаллыда балалар арасында 26нчы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

0

Кышкы каникул көннәрендә, 30 декабрьдә, Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсендә Татарстан мөфтияте һәм мөхтәсибәт бүләкләренә балалар арасында Республикакүләм традицион Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укымаучы, әмма тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән укый белүче 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнаша ала. Балалар арасында иң яхшы Коръән укучыларны дүрт яшь төркемендә сайлап алачаклар: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр һәм 15 яшькә кадәр. Һәр яшь төркемендә өч призер билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, 25нче Коръән укучылар бәйгесендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 118 кыз һәм 125 малай катнашкан иде.

26нчы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе иртәнге сәгать тугызда «Ак мәчет» мәдрәсәсе бинасында башланачак.