ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

2024 өчен Татарстанның кереме 647,5 млрд сум булыр дип көтелә

0

2024 елга Татарстанның кереме 647,5 млрд сум булыр дип көтелә. Бу саннары республиканың Хөкүмәт Йортында узган коллегиядә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Республика бюджетына 647,5 млрд сум табыш көтәбез, аларның 551 миллиарды республиканың үз кереме. Бу көтелә торган сумма», – диде Татарстан Рәисе.

Быел берләштерелгән бюджет чыгымнары 648,9 миллиард сумны тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, барлык чыгым йөкләмәләре Россия Президенты Владимир Путинның май указлары кысаларында хезмәт хакларын арттыруны исәпкә алып башкарылачак.

Киләсе ел бюджеты 13,5 млрд сум дефицитны исәпкә алып кабул ителде, дип җә өстәде ул.

«Иң мөһиме – банкротлыкка юл куймаска, хезмәт хаклары буенча бөтен йөкләмәләр үтәлергә тиеш. Һәм шул ук вакытта без күләгәгә дә китәргә тиеш түгел. Бу безнең – бурыч», – дип йөкләмә бирде Миңнеханов финансистларга.