ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Миңнеханов Көньяк-көнчыгыш Азия илләренең яшьләр лидерлары белән очрашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Халыкара яшьләр үзәгендә булды. Аңа эш урыннарын, корольлекнең балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы практикалары күргәзмәсен күрсәттеләр, шулай ук мәктәпләрдәге дипломатия клублары эшчәнлеге белән таныштырдылар. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, бу үзәктә Миңнеханов Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Көньяк-көнчыгыш Азия илләренең яшьләр берләшмәләре лидерлары белән очрашты.

«Сезнең эшчәнлек традицион гуманитар кыйммәтләргә нигезләнгән сәламәт җәмгыять булдыру өчен бик мөһим. Заманча шартларда бу аеруча әһәмияткә ия», – диде Татарстан Рәисе.

Ул Россиядә үсеп килүче буынны традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү өчен бөтен шартлар да тудырыла диде.

«Татарстанда үсеш алган кирәкле инфраструктура, Россиядәге иң киң балалар лагерьләре, яшьләр һәм үсмерләр клублары челтәре, илдәге иң зур экстрим-парклар бар, университеты һәм махсус икътисади зонасы булган яңа шәһәр төзелде, авыл яшьләренә, яшь галимнәргә, яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары эшли, тематик фестивальләр һәм форумнар еш уздырыла», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Россиядә башка илләрдәге яшьләр белән интеграциягә зур әһәмият бирелә, диде Рәис. Аерым алганда, Мәктәпләрдәге дипломатия клублары проекты кысаларында 20 ил белән эш алып барыла. ШОС, ОИС, БРИКС, АСЕАН киңлекләрендә яшьләр хезмәттәшлеге форматы хуплана.

«Безгә кадрлар әзерләүдә, киләчәк буыннарны тәрбияләүдә, шулай ук яшьләребезнең һәрьяклап үсеше өчен яхшы шартлар тудыруда уңышлы практикалар белән уртаклашырга кирәк», – диде Татарстан лидеры.

Очрашу үзәктә агачлар утырту акциясе белән тәмамланды.