ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Татарстанда урыны белән буран һәм һава температурасының -4 градуска төшүе көтелә

0

Пәнҗешәмбе, 12 декабрьдә, Татарстанда һава температурасы 0 градустан -4 градуска кадәр була. Шулай ук республикада бераз җепшек кар фаразлана. Урыны белән буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларында белдерелә.

Бүген җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә. Иртән ул 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Юлларда шулай ук бозлавык фаразлана. Урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.