ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Татарстанда капиталь ремонт өчен минималь кертемне 10 процентка арттырырга җыеналар

0

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонтка кертемнең минималь күләмен 2025 елда 10 процентка, ягъни 1 кв.метр мәйданга 7,7сумнан 8,47 сумга кадәр арттырырга җыеналар. Татарстан Министрлар Кабинетының бу хактагы карарының проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 450нче карарына (29.06.2013) <...> (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән <...> ) 1 пунктның икенче абзацында «2024 елның 1 гыйнварыннан 7,7 сум күләмендә» сүзләрен «2025 елның 1 гыйнварыннан 8,47 сум күләмендә» дип үзгәртү кертергә», – диелгән документта.

Агымдагы, 2024 елда, төбәктә капиталь ремонтка минималь кертем якынча 10,8 процентка арттырылды, ягъни 1 кв.метр өчен 6,95 сумнан 7,7 сумга кадәр.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтенә кергән.