Омск өлкәсендә җитәкчеләр һәм туган тел укытучылары өчен семинар-киңәшмә узды
5-8 декабрьдә Омск өлкәсендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашында этномәдәни компоненты булган белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары өчен семинар-киңәшмә узды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Делегация составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина керде.
Чараны уздыруның максаты - Омск өлкәсендә этномәдәни белем бирү торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү, диелә хәбәрдә.