ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Путин Россия һәм ислам дөньясы позицияләренең күп мәсьәләләр буенча якын булуын искәртте

0

Россия һәм ислам дөньясы бергәләп халыкара хокукның тигезлеге һәм өстенлегенә нигезләнгән дөнья төзелеше булдыруны яклый. Аларның позицияләре төбәк һәм глобаль көн тәртибенең кайбер мәсьәләләре буенча якын тора, диелә Россия Президенты Владимир Путинның Малайзиядә «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга юлланган сәламләвендә.

Сәламләү хатын төркемнең җитәкчесе – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов (күчмә утырышны ул үткәрә) укыды.

«Утырышта күп кенә мәсьәләләр каралачак. Төбәк низагларын һәм кризисларны җайга салу, шулай ук террор куркынычына каршы көрәш проблематикасы традицион рәвештә аерым игътибар таләп итә. Экстремистлык идеологиясе таралуга тагын да нәтиҗәлерәк каршы тору максатыннан мәгариф һәм мәгърифәт өлкәләрендә тырышлыкларны координацияләү турында уйлау мөһим», - диде РФ Президенты.

Путин билгеләп үткәнчә, Россия мөселман илләре белән дусларча мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Эш ике яклы элемтә буенча гына түгел, Ислам хезмәттәшлек оешмасы кысаларында да бара. Сүзенең ахырында ул төркемнең инициативалары алга таба да илләр арасындагы ике якка да файдалы элемтәләрне үстерергә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.