ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Россиядәге бер төбәктә беренче бала өчен 3 млн сум түләячәкләр

0

Ямал-Ненец автоном округында яшәүче 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар киләсе елдан беренче балаларын тапкач 3 млн сум алачак. Тиешле үзгәрешләр «Яшь гаилә» торак программасына кертелә. Бу хакта туры линиядә төбәк башлыгы Дмитрий Артюхов хәбәр итте.

«30 яшькә кадәр беренче баланы тапканда «Яшь гаилә» буенча 3 млн сум түләү булачак. Бу бик мөһим ярдәм чарасы», – диде ЯНАО лидеры.

Моннан тыш, 36 яшькә кадәрге хатын-кызлар ничәнче баласын тапса да 1 млн сум алачак.

Әлеге ярдәм программасында катнашу өчен гаилә даими рәвештә ЯНАОда яшәргә һәм мохтаҗ гаиләләр категориясенә карарга тиеш.