ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Лукашенко Белоруссиядә атом-төш коралы булуын әйтте

0

Белоруссиядә атом-төш коралы бар. Бу хакта ил Президенты Александр Лукашенко әйтте.

«Мин монда атом-төш боеголовкалары керттем. Бер дистә генә дә түгел. Күпләр: «Ә, бу шаяру бит, беркем бернәрсә дә кертмәде», дип яза. Керттек. Ә алар (оппонентлар) шаяру дип әйтә икән, димәк авызларын ачып калганнар. Аларны монда ничек алып керүебезне дә күрми калганнар», – дигән Лукашенко.

БЕЛТА агентлыгы язганча, шулай ук Белоруссия лидеры республикага каршы агрессия ихтималы турында да кисәткән.

«Мин бөтен дошманнарны, «дусларны» һәм көндәшләрне кисәттем: әгәр дәүләт чиге линиясенә аяк басасыз икән, җавап шул ук мизгелдә булачак», – дип өстәгән Лукашенко.