ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Миңнеханов: Ватан Геройлары көне хәрбиләрне һәм аларны өйдә көтүчеләрне берләштерә

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Россиядә кичә билгеләп үтелгән Ватан Геройлары көненең әһәмияте турындагы фикере белән уртаклашты.

«Кичә республикада Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар узды. Бүген ул Ватанына хезмәт итүчеләрне дә, үз геройларын өендә көтүчеләрне дә берләштерә», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганиева һәм Россия рэперы Dino мс47 башкаруында кичә тәкъдим ителгән «Аерылмагыз» җырын да куйган.