ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Арча районында 4 кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды

0

Бүген Арча – Сеҗе юлының 14 нче километрында Renault Logan машинасы йөртүчесе идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм «УАЗ» белән бәрелешә.

Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, авариядә җиңел машина йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат, шулай ук 55, 35 һәм 64 яшьлек өч пассажир һәлак була.

Авария урынына Арча районы прокуроры Ринат Кәримов килгән.

«Татар-информ» «УАЗ» автомобиле йөртүчесенең зыян күрүен һәм аны хастаханәгә алып китүләрен язган иде.