ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Татарстанда буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә

0

10 декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булачак. Урыны белән җил күтәреләчәк, аның тизлеге 16 м/с ка җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -9дан -4 градуска кадәр, ә көндез -6дан -1 градуска кадәр булачак.

Синоптиклар юлларда кар көртләре булуы ихтимал дип кисәтә.