ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Төнлә Казанның күпкатлы йортында чыккан янгында 6 яшьлек малайны коткарганнар

0

Төнлә Казанда Гудованцев урамында бишенче каттагы фатирда янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче подъезддан мөстәкыйль рәвештә 20 кеше чыккан.

Сулыш алу битлеге ярдәмендә янгын сүндерүчеләр күрше фатирдан алты яшьлек малайны коткарган, ә янган бүлмәдә ир-атны тапканнар, аны алып чыгып ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.

Фатирның 46 яшьлек хуҗасын коткарып кала алмаганнар.

«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.