ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Татарстан хәрбие «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

0

Россия Президенты Владимир Путин указы буенча Татарстанның Менделеевск районы Татар Чаллысы авылында туып-үскән Борис «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Батырлык өчен» медале сугышларда һәм тормыш өчен куркыныч тудырган шартларда дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлык өчен бирелә.

«Ватан Геройлары көнендә шатлыклы хәбәр! Хәрбиләребез белән горурланабыз. Барысын да сау-сәламәт килеш һәм җиңеп кайтуларын көтәбез!» – дигән район башлыгы Радмир Беляев.

Алдарак «Татар-информ» Менделеевск районыннан Вадя позывнойлы тагын бер хәрбинең Жуков медале белән бүләкләнүен язган иде.

Вадяның абыйсы, 30 яшьлек Андрей Разживин быелның февралендә II дәрәҗәдәге «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнә, ә аның батырлыгы турында Россия Оборона министрлыгының Телеграм-каналында язып чыктылар.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Менделеевск районы матбугат хезмәте фотосы