ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда мөгезле эре терлек башы 4,7 процентка кимегән, кош-корт 15,7 процентка арткан

0

2024 елның октябрь ахырына Татарстанда узган ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекнең, шулай ук дуңгызларның баш саны кимегән, ә кош-корт саны арткан. Бу мәгълүматлар Татарстанстатның республикада социаль-икътисади үсеш турындагы докладында әйтелә.

Татарстандагы барлык категориядәге хуҗалыклардагы кош-корт башы саны 18 млн 978, мең булган, еллыкта 15,7 процентка арткан, әмма айлыкта 1,1 процентка кимегән.

Октябрь ахырында Татарстанда мөгезле эре терлекнең баш саны 863,2 мең булган, еллыкта 4,7 процентка һәм айлыкта 0,3 процентка кимегән. Сыерлар саны 316,4 мең баш булган, бер елга 2,1 процентка кимегән, ә айга 0,1 процентка арткан.

Республикада октябрь йомгаклары буенча дуңгызлар саны 470,3 мең булган еллык күрсәткечтә 0,5 процентка һәм айлык күрсәткечтә 1,0 процентка кимегән. Сарыклар һәм кәҗәләр саны 294,6 мең тәшкил иткән, еллыкта 5,6 процентка һәм айлыкта 4,2 процентка кимегән.

Аерым авыл хуҗалыгы оешмаларында сентябрь ахырына эре мөгезле терлек саны 525,8 мең, ә бер ел элек 504,5 мең баш тәшкил иткән (4,1процентка кимегән), шул исәптән сыерлар — 186,3 мең урынына 184,3 мең баш (1,0 процентка кимегән) булган.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында дуңгызлар саны 452,7 мең булган (узган елда – 455,0 мең, 0,5 процентка кимегән). Агрофирмаларда сарык һәм кәҗә саны 15,4 меңгә кимегән (узган елда 15,7 мең булган, 1,7 процентка кимегән), атлар саны 9,0 меңгә кадәр кимегән (узган елда 9,1 мең булган, 0,3 процентка кимегән).

Барлык төр кошларның баш саны узган елгы 13 млн 117,8 меңнән 15 млн 651,9 меңгә арткан (үсеш – 19,3 процент).

Баштарак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан фермерларында бер елда мөгезле эре терлек саны 10 процентка кимүе турында сөйләгән иде.