ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Мамадыш умартачысы урта рус токымлы бал кортларын саклап калырга тыюлык кирәклеген әйтте

0

Мамадыш районы умартачысы Рафаэль Әдгамов урта рус токымлы бал кортларын саклап калу өчен районда тыюлык булдыру кирәк дигән фикердә. Бу фикерне ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка җиткерде.

Умартачы тыюлык мәсьәләсен Идел буе умартачылары форумында күтәрде.

«Элек 70нче елларда Мамадыш, Саба, Арча, Балтач районнарында тыюлыклар бар иде. Хәзер урта рус токымы бал кортлары башка токымнар белән кушыла һәм нәтиҗәдә чиргә бирешә торган, балны әз җыя торган кортлар барлыкка килә. Урта рус токымы безгә яраклашкан бал кортлары, алар кышны бик әйбәт чыга, балны да әйбәт җыялар. Чиста токымлы бал корты кешене дә чакмый. Чиста токымны сакларга кирәк. Моның өчен яңадан тыюлык төзүне сорыйм», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Министр эшне оештыру юлларын уйларга кирәклеген әйтте, бу сорауны кире какмады.

Рафаэль Әдгамов 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. «Кортлар белән шөгыльләнү фикере кисәк кенә килгән иде. Бал кортлары беренче елда ук бер флягя бал биргәч, күңел тагын да үсеп китте. Кортлар сату белән дә шөгыльләнәм. Кортларны Якутия, Воронеж, Курган якларына җибәргәнем бар. Килеп тә алалар», – дип сөйләде ул.