ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Рөстәм Миңнеханов I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында пәйда булды.

Документта хәбәр ителгәнчә, Республика җитәкчесе «социаль-икътисади бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» бүләкләнгән.