ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Путин Метшинны һәм Гафаровны Ватан алдындагы казанышлары өчен бүләкләде

0

Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстанның вице-премьеры – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган указда әйтелә, указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыккан.

Метишнны II дәрәҗә, Гафаровны IV дәрәҗә орден белән бүләкләгәннәр. Документ буенча, әлеге бүләк «социаль-икътисади мәсьәләләрне чишүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен» тапшырыла.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук бүген, I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бүләкләнде.

Орден Россия дәүләтчелеген ныгыту өлкәсендәге казанышлар, Россия үсешенә керткән өлеш, фәнни тикшеренүләрне, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүне, спорттагы казанышлар, халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеш һәм башка казанышлар өчен бирелә.