Алабугада Россиядә беренче балалар музей үзәген ачарга җыеналар
Коворкингта катнашучылар Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының уникаль проекты – илдә әлегә бердәнбер балалар музей үзәге белән танышты. Әйләнә торган зур интерактив глобус, ачык йөзле робот Глафира, интерактив идән монда уникаль борынгы экспонатлар белән янәшә тора. Проектны кунакларга Алабуга дәүләт тарихи-мәдәни һәм сәнгать музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко тәкъдим итте.
«Алабуга нуры» хәбәр иткәнчә, бинада төзелеш эшләре 90 процентка тәмамланган.
«Без балалар музей үзәге нинди булырга тиешлеге турында фикер алышырга булдык. Бинаны ремонтлаудан тыш, монда мультимедиа җиһазлары сатып алу һәм монтажлау буенча да зур эш башкарылды: барлыгы 175 берәмлек техника! Барысы да диярлек урнаштырылган, бүген без контент сайлау белән шөгыльләнәбез» — дип сөйләде ул.
Фото: © https://alabuganury.ru/
Музейның беренче залы кешелек тарихына багышланган. Интерактив панельләр һәм хәрәкәтчән глобус ярдәмендә балалар планетаның беренче яшәүчеләрен, шул исәптән динозаврларны һәм мамонтларны күрә, Җир тарихының теләсә кайсы чорына «эләгә» ала.
Ә алга таба балаларга корабта сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәчәкләр. Шуңа күрә бүләк ителгән штурвал бик вакытлы булды. Ул штурман предметларын — күзәтү торбаларын, иске навигация карталарын, боцман сыбызгысын, шулай ук йолдызлы күкнең интерактив глобусын уңышлы тулыландырып торачак, дип билгеләп үтте экскурсияне үткәргән Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры урынбасары Екатерина Кашапова.
Балалар музей үзәге мультимедиа үзәге генә булмаячак, дип аңлатты Гөлзада Руденко. Биредә Алабуга тарихына багышланган музей һәм предмет киңлекләре бик күп. Музей-мәгариф эшчәнлеге өчен дүрт сыйныф ачылачак.
Коворкинг кысаларында хезмәттәшләр үз музейларында уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар, идеяләр һәм эш формалары белән уртаклаштылар. Тәҗрибә уртаклашу Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы командасына Балалар музей үзәген тагын да кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк.