Самара өлкәсенең Мәчәләй авылында татар халкының йолаларын, көнкүрешен искә төшерделәр
Самара өлкәсенең Мәчәләй үзәк авыл Мәдәният йорты һәм китапханәче «Татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүреше» дип аталган кызыклы чара үткәрде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Борынгы чигү үрнәкләре, киемнәр, көнкүреш әйберләре урын алган күргәзмә оештырылган иде. Боларның барысы да ничек, кем тарафыннан һәм нәрсә өчен әзерләнүе хакында сөйләделәр. Чарада катнашучылар әңгәмәне үз тормышындагы кызыклы хәлләр белән тулыландырды, узган бәйрәмнәрдә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, борынгы такмаклар, җырлар җырлады, балачактагы уеннарны һәм кич утыруларны искә төшерде.
Йөк машинасы арбасында, иске клуб янында авыл халкына 3-4 сәгатьлек концерт куйган ул елларның танылган артистларын да игътибардан читтә калдырмадылар.
Соңыннан чарада катнашучылар милли ризыклардан авыз итте.