ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Абязов-фестиваль» татар этник мәдәниятенә багышланган концертка татар зыялыларын чакыра

0

Быел «Абязов-фестиваль»нең бер концерты татар этник мәдәниятенә багышлана. «Шәрыкъ рапсодиясе» концерты 11 декабрьдә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үтәчәк.

«Афишада татар этник мәдәниятенә багышланган әдәби-музыкаль этюдлар яңгыраячак. Татар шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемәдә Россиянең халык артисты Евгений Князев La Primavera оркестрына кушылып башкара», диелгән концерт программасында.

Әлеге концерт беренче мәртәбә 2023 елда «Рәсүлев укулары» халыкара фәнни-гамәли концеренциянең мәдәни программасы кысаларында Троицк шәһәрендә яңгыраган. Проектта Габдрахман Утыз-Имәни, Мөхәммәдьяр, Дәрдмәнд, Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләре укылган.

Сценарийны Мәскәү драматургы Константин Рубинский язган. Шигырьләрне Россиянең халык артисты Евгений Князев укыган. Оркестрга милли татар инструменты кыл-кубыз да кушылган. Кыл-кубызда музыкант, композитор һәм дирижер Ильяс Камал уйнаган.

«Мин бу концертны Казанга алып килергә хыялландым. Ниһаять, без аны «Абязов-фестиваль» кысаларында күрсәтә алачакбыз. Мин аны милләт өчен борчылып йөргән татар зыялыларына тәкъдим итәргә теләр идем. Концертка татар зыялыларын көтәм», ди La Primavera оркестрының сәнгатьҗитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Концерт 18.30 сәгатьтә башлана.