ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Татарстан Көньяк хәрби округка срочниклар җибәрә: Гражданинның бурычы – Туган илне яклау

0

Татарстанда сроклы хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе тулы көчкә уза. Бүген Патриот үзәге базасындагы җыю пунктыннан Көнчыгыш Һәм Көньяк хәрби округлары хәрби частьләрен комплектлау өчен чираттагы срочниклар партиясе җибәрелә, дип яза «Татар-информ».

«Мин Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Бүген Туган ил каршында бурычымны үтәргә, районым, туганнарым һәм якыннарымның данын якларга китәм. Симферопольгә хезмәт итәргә барам», – дип сөйләде Минзәләдән срочник Андрей Козин.

Биредә бәйрәм рухы иде. Мәртәбәле кунаклар тантаналы сүз белән чыгыш ясады, туган йортларыннан аерылып китүче егетләр өчен оркестр уйнады һәм хор җырлады.

«Гражданинның бурычы – Туган илне яклау. Бу илдәге авыр вәзгыять фонында мөһим», - дип сөйләде Чаллыдан срочник Алексей Николаев.

250 кешедән торган эшелон 2,5 тәүлек дәвамында юлда булачак. Шартлар артык кырыс түгел. Срочникларны матур әдәбият һәм хәтта өстәл уеннары белән тәэмин итәчәкләр.

«Гражданин буларак җитлеккәнлек һәм патриотлык хисе сезгә хәрби бурычыгызны лаеклы үтәргә ярдәм итәчәк. Армия тормышында очрашачак кыенлыкларга нык торырсыз, дип ышанам. Сезгә Ватаныбызның Көньяк хәрби чикләрендә хезмәт итәргә туры киләчәк. Сезнең уңышлар белән туганнарыгыз һәм якыннарыгыз горурланачак», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Илшат Кәримов.