ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Вьетнам БРИКСның партнер иле булырга ниятли

0

Вьетнам партнер дәүләт сыйфатында БРИКСка кушылырга теләк белдерде. РФ тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко шул хакта хәбәр итте.

«Көньяк-Көнчыгыш Азия Дәүләтләре ассоциациясе илләренең яртысына якыны партнер дәүләт сыйфатында БРИКСка кушылырга теләүләрен белдерде. Алар арасында Вьетнам да бар», - диде ул «Известия» газетасына.

Октябрь аенда Казанда БРИКС саммиты узды, анда 30дан артык дәүләт вәкиле катнашты. Форумда Вьетнам делегациясен ил Премьер-министры Фам Минь Тинь җитәкләде. Ул «иң яхшы дөнья» төзү идеяләрен тормышка ашыру өчен республиканың БРИКС белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуы турында белдерде.