ru24.pro
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрне игълан итәчәк

0

7 декабрь көнне «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә нәтиҗә ясалачак. «Мир» кинотеатрында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Башлана - 11.30 сәгатьтә.

«Быел конкурсның оештыру комитетында 498 гариза теркәлде. Катнашучылардан балалар өчен татар телендә анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Конкурста 7-17 яшьлек балалар һәм иҗат коллективлары катнашты», дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.

Быел жюри составына «Татармультфильм» анимация студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров, «ДАЛИНА графикс» Әлмәт студиясенең директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, ТР атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ирек Хафизов кергән. Жюрины режиссер, сценарист, рәссам-куючы, анимацион курчаклар ясаучы рәссам, укытучы Игорь Хилов җитәкли, ул шулай ук балалар өчен Россиядә курчак анимациясе тарихы темасына мастер-класс үткәрәчәк.

  • «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале татар телен, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау, яклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.
  • Кинофестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе. Оештыручысы – «Татаркино» учреждениесе.