ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Синоптиклар көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә

0

Бүген, 4 декабрьдә, Татарстанда кар явачак, бозлавык булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җилнең тизлеге урыны белән 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә -4 дән 0 градуска кадәр, ә көндез -2 дән +2 градуска кадәр булачак. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык, томан турында кисәтә.