ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Бөгелмәдә «Балачакның яңа җырлары» иҗади бәйгесенә йомгак ясалды

0

30 ноябрьдә Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге Татар мәдәниятен үстерү һәм аңа ярдәм итү иҗтимагый фонды оештырган «Балачакның яңа җырлары» фестиваль-конкурсының Гала-концерты булды.

Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең бәйрәмчә матур итеп бизәлгән Зур концерт залына 300 дән артык укучы, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләре, музыка хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм ата-аналар җыелды.

Бәйгенең җиңүчеләре:

«Иң яхшы вокалист-соло» – Мәликә Мирзахмәтова (Карабаш бистәсенең 2нче мәктәбе), Самира Яхина (Карабаш бистәсенең 1нче мәктәбе), Софья Ежова (28 номерлы «Әкият» балалар бакчасы, педагоглары Венера Шәймәрдәнова, Раилә Инсапова).

Иң яхшы яңа балалар җыры ансамбле – 2 нче Карабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе ансамбле, Бөгелмә шәһәренең 2 нче номерлы «Батыр» балалар бакчасы (җитәкчесе Әлфия Шакирова), 4 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасы (татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Алсу Шиапова, музыка җитәкчесе Фәния Максимова).

«Яңа балалар җырының иң яхшы композиторы» номинациясендә - Фәния Әхмәтшина, Римма Кадыйрова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Әлфия Бадыкшанова.

«Балалар ретро-җырының иң яхшы вокалисты» – Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең Әлфия Бадыкшанова җитәкчелегендәге «Тамчылар» вокаль ансамбленең кече һәм өлкән составы.

Гран-при Һади Атласи исемендәге 14 нче номерлы татар гимназиясенең «Балачак» ансамбленә тапшырылды. Алар Флүзә Муаассарова сүзләренә Таһир Яруллин тарафыннан язылган «Туган телем – татар теле» җырын башкарды. Һади Атласи исемендәге фонд җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова үзенең чыгышында әлеге җырның фестиваль гимнына әверелүен билгеләп үтте.

Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь актерлар иҗади төркеме балаларга һәр яңа җырны тәкъдим итүне бөек Тукаебызның әкияти геройлары Шүрәлесе һәм Су анасы белән бергәләп башкардылар.

Фестивальдә Казаннан яшь композитор Таһир Яруллин, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры артисты беренче әсәрләрен тәкъдим итте. Иң яхшы яңа җыр сүзләренең авторлары дип яшь шагыйрьләр Раил Гатауллин (Казан), Гөлзилә Фәрхетдинова (Арча районы), Флүзә Муассарова (Казан) игълан ителде. Алар өчесе дә республикабызның мәгариф системасында эшлиләр. Балалар җыры бәйрәменә фонд тарафыннан яңа балалар җырлары җыентыгы нәшер ителде. Алга таба башкару өчен яңа җырларга аранжировкалар әзерләнде.

Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр – Һади Атласи фонды логотибы төшерелгән алтын Скрипка ачкычы, дипломнар, кызыксындыру призлары тапшырылды.

Фонд җитәкчесе Алсу Мөхәммәтдинова фестивальнең «Алтын ачкыч»ын җиңүчеләренә бүләкләр тапшырганда, балаларны әлеге конкурска әзерләгән педагогларга рәхмәтен белдерде. «Сез җәмгыятьтә иң мөһим һәм кирәкле эш белән шөгыльләнәсез ,балаларның күңелләрендә гүзәллек хисләре тәрбиялисез, аларны «Музыка, игелек һәм матурлык дөньясына» җәлеп итәсез. Бу тылсымлы ачкыч һәрвакыт барыгызны да илһамландырсын һәм яңа казанышларга мөмкинлекләр ачсын!» – диде ул.

Фестиваль кунаклары һәм Гала-концертта катнашучылар «Балачакның яңа җырлары» фестиваль-конкурсының шәһәребезнең иҗтимагый һәм музыкаль тормышында Елның мөһим һәм якты вакыйгасы буларак истә калачагын билгеләп үттеләр.

  • Балалар өчен язылган җырлар конкурсы 2024 елның гыйнварыннан ноябрь аена кадәр Республика ресурс үзәге гранты ярдәмендә Татарстан Республикасы рәисенең 2021 елның 29 декабрендәге указы нигезендә уздырылды. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа җыр әсәрләре иҗат итү, яңа талантлы композиторларны, балалар җырлары шагыйрьләрен, яшь вокалистларны барлау, популярлаштыру.