ru24.pro
World News
Декабрь
2024

Казан кооператив институтында Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн фестивале булды

0

Казан кооператив институтында V Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн фестивале узды. Фестиваль Россиядә Гаилә елы Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге оешуга биш ел тулу уңаеннан оештырылды.

«Безнең кавем» фестиваленә Россия төбәкләреннән Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Татарстанның Яшел Үзән, Минзәлә, Арча, Балтач, Сарман, Чистай, Әлки, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Актаныш, Әтнә, Минзәлә, Азнакай районнарыннан Казан, Бөгелмә шәһәре мәктәп-гимназияләреннән, балалар бакчаларыннан, китапханәләрдән, татар оешмаларыннан йөздән артык гариза алынды. Барлыгы 300гә якын кеше катнашты», - диде «Татар-информ»га мәдәният үзәкнең җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева «Безнең кавем» фестивалендә катнашучыларны сәламләгән, Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлегенә тукталган.

Фестивальдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Гатина Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеген бәяләп, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырган.

Шулай ук чарада Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миннегулов, филология фәннәре докторы профессор, Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры Альбина Вәлиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-хаттат Нәҗип Исмәгыйлев, Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры урынбасары, Халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Хәйруллина, шагыйрә, тәнкыйтьче, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Фәүзия Солтан (Галиуллина) катнашкан.

Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли үзәге директоры Фәрит Аймалетдинов, «СЕРГАЧ» Эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый совет рәисе Харис Хәкимов, Түбән Новгород өлкәсе Садеков исемендәге Зур Рбишчә мәктәбе директоры Гөлнара Фехретдинова, Татарстанның Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, Татарстанның Чистай авыл хуҗалыгы техникумы педагогы Әлфия Хәкимова, рәссам, чигү остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Нурхәмәтова, рәссам, Евразия сәнгать берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева Татар мәдәнияте үзәге белән үзара хезмәттәшлек итүләрен сөйләгән.

«Фестивальдә шәхесләр, уку йортларында татар музейларының, татар мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге, гореф-гадәтләр номинацияләре бар. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы номинациясендә катнашучылар – Әлки районыннан аш-су остасы Гөлсинә Мурадимова чәкчәктән авыз иттерде, Советлар Союзы герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбеннән Нияз әнисе Гөлфия Сиразиева белән бергә ипи пешереп килгән иде», - диде Флюра Абдуллина.

Фестивальдә Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина да чыгыш ясаган. «Казан кооператив институтының «Адреналин» ансамбле, Әлки районының «Мирас» фольклор коллективы чыгышлары да игътибарны җәлеп итәрлек булды. «Безнең кавем» китабының яңа басмасы да тәкъдим ителде», - диде Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Фестиваль Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән төгәлләнгән. Җырны халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Хәйруллина һәм Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары яңгыраткан. Фестивальне Татарстанның атказанган артистлары Фәнис-Алия Кәлимуллинар, Дәрдемәнд премиясенең беренче лауреаты Әнвәр Хәертдинов белән бергә алып барганнар.

  • Ел саен фестиваль Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе ,Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырыла.